НИЗАМ и. гар. 1) Төрле предметларның урнашуында, куелышында, торышында билгеле бер эзлеклелек, җыйнаклык хәле, тәртип. Йорт эчендә дә элгәреге низам вә интизам бетте. Г.Исхакый 2) Иҗтимагый төзелешнең, идарә итүнең билгеле системасы, дәүләт төзелеше, төзем, тәртип. Әз бәягә ашыгып сатып җибәрүнең хикмәте исә – табылган кешене кол урынына сатарга ярамауда. Чөнки бу – низамга каршы килә... Р.Юныс. Заманасына күрә кытайлыларда низамсыз булса да гаскәрләре, начар булса да кораллары булган. Г.Монасыйп 3) Эш барышында яки тормышта урнашкан, кабул ителгән билгеле бер кагыйдә, закон яки кагыйдәләр, законнар җыелмасы. Маһруйның бар сөйләгәннәре низам-закон каршында расланмыйча һәм кабул ителмичә, синең котылып калачагың шөбһәсез. З.Бигиев |