НИЗАГЛАШУ ф. Талашу, ачуланышу, ызгышу. Алар шулай байтактан бирле үзара ызгышып, низаглашып яши торгач, бу бәхәсне рәсми төстә үзләре әле һаман буйсынган «Урда ханы гына чишсә чишә алыр» дип, Олуг Мөхәммәткә киләләр. Р.Фәхретдинов Низаглашып алу Бер ара низаглашу Низаглашып йөрү Гел, һәрвакыт низаглашу; күптәннән бирле низаглашу. Кайбер илләрдә милләттәшләребезнең таркау булуы, бер-берсенә ярдәм итү урынына низаглашып йөрүләре дә безне бик борчый. Ватаным Татарстан Низаглашып тору Регуляр, әледән-әле низаглашу |