НИ’ДЕР а. Ниндидер билгесез бер әйбер, нәрсә, күренеш, предмет. Ничектер бик әдәпле телдә, бик китапча итеп, җинаятьче турында нидер сорый. М.Әмир. Ике кызчык көлә-шаркылдаша, Кызып-кызып нидер сөйләшә ---. М.Хөсәен. Гүя аларның һәркайсы хәзер генә үтәлгән эшнең нәтиҗәсе турында үзалдына эченнән генә нидер уйлана иде. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә