НИ’ДӘН а. Ни сәбәптән, ни өчен, нигә, ник. Нигә кызыл чукларың? Нидән алсу төсләрең? М.Җәлил. [Ибраһим:] Бу нидән бу, Хәлил абзый, безнең нәселдә аяк авыруы бик күп? Г.Исхакый. Куанычлы хәл: Нургали аларны [ферма эшчеләрен] күпме генә шикләнеп йөрмәсен, ә алар әнә ничек аңа үз итеп карыйлар. --- Нидән икән бу? Ә.Еники |