НИДАЧЫ и. тар. Боерык, карар, хөкем һ.б.ш. рәсми мәгълүматны киң катлам халыкка кычкырып хәбәр итүче. Ходайның бер бирмеш көнендә Исмәгыйль кебек йөзәрләгән вак сәүдәчеләр базарда утырып һәр кешегә «ал инде» дигән карашлары белән тилмерә язып карап калганда, халык шавын басып нидачы тавышы яңгырады. З.Мурсиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә