НИДА и. гар. иск. 1) Өндәү, чакыру авазы, тавышы. Агач, таш эчләре шаңрап, Киләдер бер нида яңрап! Дәрдемәнд. Азатлык! Көрәшләр ярсуы бу сүздә, Җиңүләр нидасы, Тынычлык нидасы ул безгә. Х.Туфан. Шул заман Хак Тәгаләдән нида килде: – Әй Сәүри! Тәңреңнән оялмыйча, әдәпсезлек кылып, аякларыңны сузып ятасың, – дип. Гыйбрәтле хикәятләр 2) шигъ. Зар-ыңгырашу тавышы. Кара тупрак тулы мәзлум нидасы, Алар кемдер?.. Алар кемнәр фидасы? Дәрдемәнд |