НИГЪМӘТ и. гар. 1) Муллык, байлык, иркенлек. Шулай итеп, дөньяның ләззәтеннән, Алланың хәләл иткән нигъмәтеннән үзеңне үзең мәхрүм итүдән ни файда туар икән? Г.Исхакый. Җир йөзе җәннәт иде: дәүләт вә нигъмәт бар иде. Г.Тукай. Әгәр дә син Аллаһ биргән нигъмәтләрең булганда үзең гафләттә йөрмәсәң, --- күз тими. Р.Юныс

2) Ашамлык-эчемлек, азык-төлек, аш-су. Казан нахиясендә аның сөфрәсеннән нигъмәт ашамаган адәмнәр бик аздыр. К.Насыйри. – Аштан олы түгелсең бит, Шәрифулла туган, – диде карчык, – утыр, безнең нигъмәттән дә авыз итеп кара. А.Шамов. Үлеп арыгач, каты таш мамык мендәрдән дә йомшак, өшегәч, мич башы җәннәттән дә рәхәтрәк, ачыккач, ипи катысы оҗмах нигъмәтләреннән дә татлырак ---. И.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә