НИГИЛИ’СТИК с. кит. Нигилизмга хас, нигилизмга караган. Үткәндәге хаталар, соңгы елларда көчәйгән игътибарсызлык, сансызлык аркасында, бигрәк тә совет һәм партия аппаратларында утыручыларның нигилистик мөнәсәбәте нәтиҗәсендә, туган телебезне бүгенге хәленә китереп җиткердек. Ә.Еники. Ф.Әмирхан дусты һәм замандашы Г.Тукай мирасын аеруча пропагандалый, аның шәхесен һәм иҗатын төрле нигилистик һөҗүмнәрдән саклый. Р.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә