НИГЕЗСЕЗ с. 1) Нигезе булмаган. Нигезсез салынып, иләмсез янтайган йортларны Мансурларның авылында күп очратырга мөмкин. Г.Гыйльманов

2) Нигезе, дәлиле булмаган, исбатланмаган, расланмаган. Ләкин бик тиз мин бу борчылу-куркуның нигезсез икәнен аңлап алдым. Ә.Еники. Бу – беркатлы, нигезсез караш. Х.Туфан. Аны барыннан да бигрәк Алла урынына ышанган, чиксез хөрмәтләгән бөек кешесе Иосиф Виссарионович Сталинның, үзен һәм ата-анасын нигезсез җәберләве ачындырды. И.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә