НИГЕЗЛЕ с. 1) Нигезе (1 мәгъ.) булган 2) Йорты-җире булган 3) Тирән эчтәлекле, төпле (белем, фикер, чыгыш һ.б.ш. тур.). Бүген ул ишек төбендә икеләнеп тормады, нияте нык, фикере нигезле иде. А.Гыйләҗев. Татар морзалары нәселеннән булган әнисе Таисиядән Алексей ныклы, акыллы, нигезле татар морзаларында булган тәрбия алган. З.Зәйнуллин 4) Тиешле дәлилләре, сәбәпләре булган; нигезләнгән, төпле, ышандырырлык. Мин биолог булмасам да, бу дәлилләрнең нигезле икәнен белә идем. А.Тимергалин 5) Чынбарлыкка туры килә торган, дөрес. Нигезле булган икән ул шомлы кисәтүләр! А.Гыйләҗев 6) Урынлы |