НИГЕЗЛӘ’Ү ф. 1) Нигез салу, башлап җибәрү, эш башлау 2) Дәлилләү, исбатлау, ышандырырлык дәлилләр китерү. Кыскасы, суд алдына килгәнсез икән инде, рәхим итеп, үзегезнең үтенечегезне нигезләгез! Ә.Еники. Тәлгать Бариев --- бик нигезләп, туган телендә укый һәм сөйләшә алмаган урыс телле татарларны җәлеп итәрдәй бик тә үтемле мәкаләләр язды. Б.Рәхимова 3) Нәрсәгә дә булса таянып эш итү, шуннан файдалану, нәрсәне дә булса чыганак итү Нигезли бару Эзлекле рәвештә, рәттән, шунда ук нигезләү |