НИГЕЗЛӘНҮ ф. 1) Җитди, төпле дәлилләр белән исбатлану, дәлилләнү

2) Йорт, каралты-кура салып килеп утыру, шул урында төпләнеп калу

3) Нәрсәгә дә булса таянып эш итү, шуннан файдалану. Чириков теленкитләр белән хәйлә һәм мәкергә нигезләнгән сәясәт алып барды. И.Хуҗин. Бүтән барлык галимнәрнең дә хезмәтләре аларның фәнни казанышларына һәм ачышларына нигезләнә, киләчәктә башкалар да алар туплаган бай материалга таянып эшләрләр. М.Әхмәтҗанов. Бу чорда татар әдәби теленә нигезләнгән дәреслекләр дөнья күрә. Ф.Солтанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә