НИГЕЗ и. 1. 1) Төзеләчәк, корылачак, урнаштырылачак нәрсәнең терәге булып хезмәт иткән аскы өлеше; фундамент. Урам як читәнне алып ыргыттылар, бик аз гына нигез ясадылар да уңган кул белән кечкенә дүртпочмак өйне күтәрделәр. Г.Ибраһимов. Түбә калае тутыгып, күп җирдән тишкәләнгән, нигез өстендәге бүрәнәләре һәм тәрәзә аслары яртылаш черегән --- иде. Ә.Еники. Ташы булмагач, өйләрнең нигезе нык түгел. Г.Гыйльманов 2) Йортның тышкы дивары буенча, җылыту өчен, гадәттә туфрактан өелгән бик биек булмаган өем; эргә. Әхмәтвәли кушуы буенча өйнең нигезенә туфрак та салып киттеләр, утын да китереп аудардылар. Ә.Еники. Яңгырда бөрешеп беткән, ышыкланырга дип өй нигезенә сыенган кәҗә бәтиенең ябык, дерелдәгән гәүдәсе генә күземә чалынды. А.Гыйләҗев. Тавык-чебеш тузгып, кабарынып, Нигез туфрагында коена. Ш.Галиев 3) Төп йорт, ата-баба йорты; туып үскән, гомер иткән йорт. --- карчык борчылып уйламыйча булдыра алмый: туган җирләрен дә, кечкенә Юлкотлыны да, аталарыннан калган нигезне дә алар бөтенләй онытып баралар кебек. Ә.Еники. Гайшәтти дөньяга китергән бик күп кызлар, яшьтән егетләре сугышта шәһит китү аркасында, карт кызлар булып туган нигезләрендә утырып калдылар һәм ата-анага игелек күрсәтеп картайдылар. М.Мәһдиев. Туган изге нигезен карый-карый, бәрәңге бакчасы ягына таба ындыр капкасыннан чыкса, исе китте. Ф.Яхин 4) күч. Нәрсәнең дә булса барлыкка килүе өчен матди база, мая 5) күч. Нәрсәнең дә булса төп асылын тәшкил иткән, нәрсәне дә булса барлыкка китерү өчен төп материал булып хезмәт иткән чыганак; зәмин. Халык әдәбияттан, бер уңайдан, әдәбиятның нигезе булган телдән дә бизде. М.Юныс. XIII–XIV гасыр мөселман кабер ташларындагы текстларның телен тикшерүдә татар галимнәре Х.Фәезханов, Һ.Йосыпов һәм Ф.Хәкимҗановларның хезмәтләре төп нигезне тәшкил итәләр. М.Әхмәтҗанов 6) күч. Нәрсәнең дә булса җирлеге, таянычы. Дөрес, ул һич нигезе булмаган гайбәт кенә, ләкин әнә Нургали абыеңның мыегын чуалтыр өчен җитә калган. Ә.Еники. [Сәфәр:] Безнең җәмгыятьнең ныклы нигезе булсын өчен, Рәис абый, кем кем белән тели, шуларны өйләнештерәм, дип әйтә, ди. Ф.Галиев 7) Нинди дә булса фәннең башлангычы, төп фикере. Бик җайлы бит югыйсә: монда урыс мәктәбе – православие нигезләрен өйрәнәләр, анда татар мәктәбе – мөселман диненнән сабак алалар. Р.Зәйдулла. Тормыш иминлеге нигезләре. Ислам мәдәнияте нигезләре 8) Нәрсәнең дә булса асылы. Һәр диннең нигезендә кешене яхшырак итү нияте ята. Р.Зәйдулла. Хаклык нигезе. Тормыш нигезе 9) Кешенең үз-үзен тотышын, тәртибен һ.б.ны аңлата, аклый торган сәбәп, дәлил, аргумент. Һәрбер өйләнүнең нигезендә чын мәхәббәт ятарга тиеш – шулай түгелме? Ә.Еники 10) Мөмкинлек; хокук, хак. Аңлашыла, авылның бу Миләшә дигән исеме дә шуннан алынган, дип уйларга нигез бар. Н.Дәүли. Үз каланчаларыннан караганда, аларның һәммәсенең дә Исхактан ризасыз булырга нигезләре бар. А.Гыйләҗев 11) тех. Тукымадагы буй җепләр 12) мат. Геометрик фигураның биеклегенә перпендикуляр як, кыр. Тигезьянлы өчпочмакның нигез янындагы почмаклары тигез. Геометрия 13) хим. Тозның кислоталар белән үзара тәэсир итешүе аркасында хасил булган кушылма. Кислота буларак, алар [аминокислоталар], нигезләр белән реакциягә кереп, тозлар хасил итәләр, ә спиртлар белән тәэсир итешеп, катлаулы эфирлар барлыкка китерәләр. Органик химия 14) лингв. Сүзнең төп лексик мәгънәсен белдергән һәм тамырдан башка ясагыч кушымчаны да үз эченә алган өлеше. Аныңча [Р.С.Абдуллина фикеренчә], паронимнар – охшаш яңгырашлы сүзләр, һәм аларда тамыр яки нигез морфемаларының этимологик уртаклыгы күзәтелә. Ф.Сафиуллина. Тамыр нигез. Ясалма нигез. Кушма нигез 2. с. мәгъ. 1) Аскы өлешне тәшкил иткән, фундамент булган. Нигез бүрәнәләр 2) Нәрсәнең дә булса асылы булган, төп. Нигез директивалар ◊ Нигезен корыту Нәрсәне дә булса бөтенләй юкка чыгару; бетерү; тамырын корыту. [Абдулла:] Сүтәргә яман тырышып карадылар каравын, өстән сүтеп тә алдылар хәтта. Әмма тик нигезен корыта алмадылар шул. Ф.Бүләков. Нигез кору Гаиләле булып бергә яши башлау, оя кору. Гыйльфан белән Сара туташ, кавышып нигез корганда, бер ялгыш җибәрделәр шикелле. М.Мәһдиев. Безнең хәлгә килгәндә, Юлдашлар, Кызлар сездә кияүдә, Юлдашлар, Әйбәт нигез корсыннар, Әйбәт, тигез торсыннар. С.Хәким. Нигез күрше Янәшә күрше, ут күрше. Соңгы кайтуыбызда нигез күршеләребезнең уллары Искәндәр белән Зөлфәт күңелгә коткы салып җибәрде. Безнең гәҗит. Нигез салу Нинди дә булса эш башлап җибәрү. XIX гасырның беренче яртысында, җир кешесе мәхәббәтен җырлап, дөньяви поэзиягә нигез салган Габделҗаббар Кандалый да – башыннан аягына кадәр мулла... И.Нуруллин. Татарлар тарафыннан без белмәгән күпме мәмләкәтләргә нигез салынган! Р.Зәйдулла. Нигез салучы к. нигезләүче. Әкрәм кари килеп кергән бу кечкенә куыш яңа татар әдәби теленә нигез салучы, --- мәгърифәтче галим яшәгән йорт булып, --- каләмен очлап утыручы кеше шул галим үзе – халык телендә «Сукыр Каюм» дип йөртелгән мәшһүр Каюм Насыйри иде. М.Галәү. Шиһаб Әхмәров татар мәдәнияте тарихында «Мәктәб» журналына нигез салучы буларак билгеле. Р.Зәйдулла. Нигез ташы Нинди дә булса эшнең башлангычы. Татар шигыре төзелешенең нигез ташлары булган төп үзенчәлекләр шактый төсмерләнде инде. Х.Туфан. Шунысын да онытмаска кирәк: ислам дине төрки мәдәниятнең асыл нигез ташын тәшкил итә. Р.Зәйдулла. Цивилизациянең өч нигез ташы бар: тел, дин һәм алфавит. Ватаным Татарстан |