НИ’ГӘ а. 1. 1) Нинди максат белән. Я, аңа, Закирга, мин әйтәм, синең эштә чокыну нигә кирәк булды әле? Ә.Еники. – Нигә миңа кем беләндер берләшергә! – диде Кара Козгын, масаюлы тавыш белән. И.Хуҗин

2) Ни сәбәпле, ни өчен, ник. Нигә хикәянең күңелдә уйланганы шундый дулкынландыра да, нигә ул кәгазьгә төшкәндә зәгыйфьрәк чыга? Г.Бәширов. [Һади:] Нигә эштә түгелсез? З.Зәйнуллин. Бәй, янәсе, татар була торып, Сырышасың нигә ятларга? Х.Туфан

3) Сорау кисәкчеге мәгънәсендә килеп, сорау җөмләнең башында сорауны көчәйтү өчен кулланыла. [Бамбыр:] Нигә, улың синдә унтугыз яшькә җиткәнче түшәмгә төкереп кенә, эшләмичә тик яттымыни? З.Зәйнуллин. Бик үк аңлап та җиткермәдем: нигә, Аллага ышанучы кешенең барлыгына ышанмый микәнни? Ә.Еники. Нигә, язын бакчага утыртканда, кәбестәнең дә ике нәфис яфрагы гына була. С.Сөләйманова

2. терк. мәгъ. Иярчен кире җөмләне баш җөмләгә теркәү өчен кулланыла. Нигә шунда дөньясы асты-өстенә килми, уйлап та бирмәм



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә