НИ’БАРЫ кис. 1) Ниндидер бер күплектән аеруны, чикләүне белдерә; бары тик, тик, бары, фәкать. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән цех ишегеннән беренче мәртәбә атлап кер, берни белмә, үзең нибары өйрәнчек кенә бул, ә шулай да ниндидер начальник кисәге булып йөр!.. Ә.Еники. [Дильяр:] Мин – нибары сезнең оста уеныгызга таң калган тамашачы гына... Р.Сабыр. Юк, үлмәгән әнкәй, югалмаган, Суга гына киткән нибары. Р.Чурагул

2) Күләмне белдергән сүзләр (гадәттә саннар) янында килеп, аларның шуннан артмавын белдерә. --- кабер тәмамланмыйча, нибары бер аршин тирәнлегендә генә казылган иде. З.Бигиев. Бу якты дөньяда нибары егерме дүрт ел яшәгән ул. В.Нуруллин. Бу чакта Шорага нибары унике яшь була. Ф.Урманче



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә