НИ II кис. 1. 1) «Никадәр», «күпме» мәгънәләрендә килеп, мәгънәне көчәйтә төшә. Бозавын ни сорадым, күрше хакы дидем, ялвардым, бирмәдегез... А.Гыйләҗев. [Хәдичә:] И Фәрхетдин, син дә дөньяда икәнсең! Кайтканыңа ни көн үтте, шунда бер килеп чыкмадың. А.Расих. Ни чакырып, кияве-кызы янына күчеп килми, ялгыз яши [Сәкинә]. М.Мәһдиев 2) -мый, -мыйча кушымчасына беткән хәл фигыльләр янәшәсендә килеп, каршы килүне, ризалашмауны белдерә. Шунда [фермада] эшләгәч, [аның хәлен] кайгыртмыйча ни... Бар да кайгырта. Ә.Еники. [Хәйбулла:] Күрде, ди, күрми ни! Хәзер патша заманасыдыр сиңа?! З.Зәйнуллин 3) Шарт фигыль белән килеп, ис китмәүне, нәрсә белән булса да тиз генә ризалашуны һ.б.ны белдерә. [Кара Гобәй:] Бәләкәй булсалар ни?! Сабыйлар бит алар гөнаһсыз. З.Зәйнуллин 4) Ирония төсмере өсти. Нигә, барыбер түгелмени? Акча җимеше ни, бакча җимеше ни? Ә.Еники. [Гәрәй:] Хәер, сиңа – аңгыра башка сөйләдең ни, сөйләмәдең ни... Ф.Яруллин 2. терк. мәгъ. Тиңдәш кисәкләр арасында кабатланып килеп, нәрсәне дә булса инкяр итүне белдерә. Сугышка хәтле Закир ни яхшы, ни яман ягы белән телгә кермәгән йомыкый гына бер яшүсмер иде. Ә.Еники. Ни тел, ни ишарә белән бернинди җавап алмагач, [шәфкать туташы] дежур торучыларның берсе ярдәмендә авыруны торгыза төшеп, рюмка белән дару суза. И.Нуруллин. Ни ямь, ни тәм таба иде соң Мөнәвәрә бу көтүләрдән? Н.Гыйматдинова |