НИ I а. 1) к. нәрсә I (1 мәгъ.). Кем күз буды? Караштан ни туды? А.Хәлим. Гаиләдән дә нечкә, нәзберек ни бар икән тагын?! Сөембикә

2) Гомумән нинди дә булса берәр нәрсәне, әйберне белдерә. Машинаны гараждан чыгаруга, өстән атылып улыгыз килеп төште дә иң беренче каравылчы Габдулла абзыйның башына ни беләндер тондырды. Ф.Яруллин

3) Риторик сорау һәм өндәү җөмләләрдә «нинди» мәгънәсендә килеп, нәрсәнең дә булса бөтенләй булмавына ишарәли. [Ялкын:] Ә ул гөнаһсыз сабыйның ни гаебе бар? И.Зәйниев. Гөлниса булмагач, миңа анда баруның ни кызыгы бар? Л.-Х.Таналин. Ансыз яшәүнең ни кызыгы кала, ди, инде!? З.Зәйнуллин. Мин аңламыйм: ни файда бар сиңа ул эштән? Э.Яһудин

4) Нәрсәгә дә булса кимсетүле мөнәсәбәтне белдерә. Атаңнан башка чыкканда ние бар иде аның? А.Алиш

5) Риторик сорауларда һәм өндәүләрдә «нинди» мәгънәсендә килеп, үзеннән соң килгән сүзнең мәгънәсен көчәйтә. Аһ, ни гарьлек: кызым чәчәкләрне Тәрәзәдән тышка ыргыткан. М.Җәлил. Әгәр бу фәлсәфә дөрестән дә һәркемгә ярый торган булса, һәркемне ышандыра алса, ни яхшы булыр иде. Ә.Еники

6) «Шул» алмашлыгы белән мөнәсәбәткә кереп, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйли. Әле үз күршебез булгач, телгә ни килде, шуны сөйләшеп утырдык. А.Алиш

7) Исемнәргә ялганып, парлы сүзләр ясый һәм мәгънәгә җыймалык төсмере өсти. Юләр, шыр тиле син, үзең күлмәгең-ниең белән бер катлы булгач та, башкаларны да шулай дип уйлыйсың. Ә.Еники. Авылны кешесе-ние белән саклап калу өчен иң әһәмиятле чара – аны асфальт юл белән шәһәргә тоташтыру. М.Мәһдиев

Ни арада Нәрсәнең дә булса бик тиз эшләнүен сизми калуны белдерә. --- ни арада кайтып клубка чыгып йөгергәннәрен дә күрми калдым үзләренең. Р.Мөхәммәдиев. Виноградлары ни арада өлгергән тагын. Ф.Яруллин. – Ни арада табып, ни арада киенеп өлгердең? – дип, әнисе аны әйләндерә-әйләндерә карады. Г.Галиева. Ни ары, ни бире Бер карарга килә алмыйча тору. Егетем көтә, әти-әнием көтә – бар да көтә, ә мин, селкенүдән туктаган маятник шикелле, ни ары, ни бире! Ә.Еники. Ни ары, ни бире сөйләшеп утыруым өчен дә үз-үземә ачуым килде. Р.Зәйдулла. Ни әйтсәң дә кер. сүз к. ни дисәң дә. Ни әйтсәң дә, Габдулла ир затыннан бит. И.Нуруллин. Ә нәселдә тавыш бар, Митрийнең энесе Константин, ни әйтсәң дә, шәһәрдә җырчы. М.Мәһдиев. «Ә урлау (әзме ул, күпме), ни генә әйтсәң дә, гөнаһлы эш!» – ди Илвирның әбисе. М.Шаһимәрдәнов. Ни бар Барлык, һәммә, бөтен. Ни булган к. ни бар. Ни генә булса да кер. сүз Бернигә дә карамастан, нинди генә каршылыклар булмасын. Ни генә булса да, яңгырлар тоташтан шәбәергә керешкәнче, иген үз урынында – коры амбарда булырга тиеш. А.Гыйләҗев. Мөгаен, Гарифның күңеленә ком иртәрәк утыргандыр, ни генә булмасын, Алсу кебек итеп, ул матур һәм самими җиңеллек белән ярата белмәде. Ф.Яхин. Юк, Маһирәкәй, ни генә булса да, без монда яшәргә, табигать биргән бай хәзинәнең кадерен белеп яшәргә тиешбез. Г.Галиева. Ни генә булмасын кер. сүз к. ни генә булса да. Ни генә булмасын, шул хәлдән соң мин дөньяда Хәмзә Бикмуллин булып яши башладым. М.Галәү. Табигать законының көчеме, семья тормышын сагынумы – ләкин ни генә булмасын – өйләнәсе килү теләге аны [Шакирны] көннән-көн ныграк йота барды. Ә.Еники. Әмма ни генә булмасын, бәндәләрнең яманлыгы да, яхшылыгы да җирдә калмый, бер кайтарыла шул. Ф.Яхин. Ни гомер Бик озак вакыт. Бу ни хәл бу, әни? Киявеңә ни гомер ияләшә алмыйсың! Ә.Еники. Ни гомер яшәп, булган хәл түгел иде мондый давыл. Н.Гыйматдинова. Болар ни гомер кабатлана торгандыр инде, белмим. М.Шаһимәрдәнов. Ни гомердән бирле Күптәннән бирле; озак вакыт. Күрәмсең, ни гомердән бирле азапланам лабаса. Г.Тукай. Ни дип 1) Нәрсә дип, (тагын) нәрсә; нинди. Ни дип җавап бирәсең инде аларга?! М.Галәү. [Айбулат:] Ни дип әйтсен инде, шулай кушкач. Р.Сабыр. Түти, ни дип җавап бирергә дә белмичә, аптырап, солдатның аз гына көлемсери төшкән күзләренә сынап карап куйгач, үзе дә сизмәстән, көрәген солдатка бирде. М.Шаһимәрдәнов; 2) Ни өчен, нинди сәбәп белән, нишләп. Галошларың салмый, ни дип инде Килеп кердең, атаң башына?! Һ.Такташ. [Хәлил:] Уйна да көл, Садыйк абзый, мин һаман шул тиле Әхмәтҗанның эшен аңламыйм, ни дип [кызын кияүгә] биргән? Г.Исхакый. [Гәрәй:] Ни дип шул савымчы булырга бик атлыгып торасың соң әле син? С.Поварисов. Ни дисәң дә кер. сүз Бернигә дә карамастан. Олы Газизә апасын инде әйткән дә юк: ни дисәң дә, Габдулла – газиз туганының баласы. И.Нуруллин. Ул ничектер уңайсызланыбрак тора иде, ни дисәң дә, төп рольне башкаручы бит. Р.Сабыр. Ни дисәң дә, без бит мөселманнар. Р.Зәйдулла. Ни җитте 1) Начар, яхшы түгел. Уенга мавыгып, кушылган эшне дә ни җитте генә эшләп ташлый яисә бөтенләй оныта [Габдулла]. И.Нуруллин. Таштан мәһабәт итеп салынган, иркен-киң заллары, төрле-төрле уңайлы эш бүлмәләре булган, зур тамаша залы һәм бай сәхнәсе белән ни җитте салаларны гына түгел, шәһәрләрне дә кызыктырырлык бу йорт чын мәгънәсендә мәдәният сарае иде. Ф.Яхин; 2) Юньсез, җыйнаксыз, тәртибе начар булган кеше турында. Шуңа күрә бирегә ни җитте солдатны куеп булмый. Ә.Еники. Әбинең карты ни җитте генә кеше булмаган икән. Ф.Яхин. Чөнки Əхмəт чын сөюне куəтлəгəн, мəхəббəтне данлаган мондый «дəрəҗəле бүлəк»лəрен юлына очраган телəсə кемгə биреп, ни җитте хатын-кызларга өлəшеп йөрми иде шул!.. М.Шаһимәрдәнов. Ни күзем белән күрим (ни күрәм) кер. сүз Көтелмәгән, уйламаган хәлдән гаҗәпләнеп, аптырап калуны белдерә. Ни күзем белән күрим: өстеннән яхшы киемнәрен, ак якаларын салып ыргыткан да эчке күлмәктән генә караватына сузылып яткан. Г.Камал. Чыксам, ни күзем белән күрим, Ибраһим абый сирин астында утырып тора. Г.Исхакый. [Низам:] Барып җитүен җиткән бу, тик, ни күзе белән күрсен, Мисыр патшасы Кыйтфир бу кыз төшендә күреп гашыйк булган егет түгел икән. Р.Сабыр. Ни пычагым? Нәрсә? Шундый иртә, яшь кәләш кочагыннан торып йөрергә ни пычагым калгандыр аңа [Сөләймановка]... Ә.Еники. Ни пычагыма Кирәкмәгәнгә, «нигә кирәк, ни хаҗәтемә» дигән мәгънәдә. Шулчаклы байлыгы белән, аңар ни пычагыма кирәк булган динсез мулла күбәйтү? М.Галәү. Ни пычагыма кирәк булгандыр миңа тагылып йөрергә!.. Ә.Еники. Ни пычагыма дип шул тирес корты белән тормыш корды икән? Ф.Яхин. Ни тора 1) Җөмләдә әйтелгән фикерне ассызыклый, көчәйтә, куәтли. Арып-талып, янып-көеп көне буе йөргәннән соң, каяндыр ташлы ярдан бәреп чыккан терекөмештәй саф, боздай салкын суны учың белән алып, чөмерә-чөмерә эчү үзе ни тора! А.Гыйләҗев. Әнә урам уртасыннан өч кеше ашыкмый гына фермага таба килә. --- Әллә, кире борылып, абзарларга китәргәме? Бу бит качу булачак. Ояты ни тора?! Ә.Еники. «Шильон тоткыны» тәрҗемәсен редакцияләгәннән соң, үз кулы белән күчереп чыгып, кереш сүз язып нәшриятка бирүе һәм бастырып чыгаруы үзе генә ни тора! И.Нуруллин; 2) Әллә ни түгел, авыр түгел. Моны гына эшлисе безгә ни тора. Ни хикмәт(тер) кер. сүз Ни сәбәпледер, сәбәбе нидәдер. Ни хикмәттер, Габделхәй дә, күп кенә кибетчеләр шикелле үк, колхозның җитәкче кешеләреннән ихтыярсыз шүрли иде. Ә.Еники. Һәм дә, ни хикмәттер, язга таба, зәхмәт кагылып, шәкертләр хәстәләнергә башлыйлар иде. Ф.Кәрими. Үргәнеч, ни хикмәт, Сарайдан читләшә бара. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә