НЕЧКӘРҮ ф. 1) Нечкәгә әйләнү, нечкәрәк хәлгә килү. Бәләкәй Игорь, әтисен күргәч, пышын-пышын гына еларга тотынды, – шактый ук ябыккан, нечкәргән һәм... кечерәеп калган иде малай! М.Шаһимәрдәнов

2) Югары тонга күчү, гадәттәгедән нечкәгә әйләнү (аваз, тавыш тур.). Кыңгырауның нечкәргән моңлы тавышы кияү кызлары, егетләре белән бергәләп урам әйләнергә чакыра. Р.Рахман

3) күч. Тәэсирләнү, хискә бирелү, шәфкатьлеләнү (күңел һ.б. тур.). Менә хәзер, анасы белән сөйләшкәндә, күңеле никадәр нечкәрүгә карамастан, үзенең элекке Анна булып түгел, Нурҗиһан булып сөйләшүенә бик канәгать иде. Г.Бәширов. Туган авылым белән мине бәйләгән җепләр соңгы елларда бик нечкәрде. Ә.Еники. Иң гаҗәбе – нечкәрде карт: гомер күз яше күрсәтмәгән төксе, төмсә әтисенең беркөнне лапас эчендә елап торганын күрде ул. Р.Зәйдулла

4) лингв. Йомшару, палатальләшү (аваз тур.)

Нечкәрә бару Торган саен нечкәрү. Тигез итеп шомартылган, югарыга таба нечкәрә барган карагай баганаларның өчесе дә астан өскә чаклы саф алтын белән тышланган. Н.Фәттах. – Картаям, ребятки, күңел нечкәрә бара, – дип, кыңгырау чылтыраганчы ук чыгып китте. М.Мәһдиев

Нечкәрә башлау Нечкәрергә тотыну

Нечкәрә төшү Элеккегә караганда тагын бераз нечкәрү. Ләкин аның күпьеллык тәҗрибәсе сак булырга өнди, катлаулы вакыйгаларда чарланган сизгерлеге тагы да үткенләнә, тагы да нечкәрә төшкән иде. А.Расих. Ананың күңеле тагын да нечкәрә төште, ул Һадины тагын да кысыбрак кочаклады. А.Гыйләҗев

Нечкәреп бетү Тәмам нечкәрү

Нечкәреп калу Берәр нәрсәдән соң, ни сәбәпледер нечкәрү. --- нечкәреп калган кулларына таянып, ул [Гөлфәрваз] шушы җәһәннәм күңелсезлеге белән чолганган һавадан ниндидер ярдәм көтә иде. К.Тинчурин

Нечкәреп китү Кинәт, капыл нечкәрү. Кайчакны ул вакыт-вакыт шулай, чамасыннан тыш мавыгып, үтә нечкәреп китүеннән үзе үк көлә башлый иде. Г.Бәширов. Аларны күргәч, Гәрәйнең күңеле нечкәреп китте, балачагын хәтерләде... А.Гыйләҗев. Мин Гөлшат янәшәсендәге урындыкка утырдым һәм, күңелем нечкәреп китеп, шундук аны, нечкә биленнән кочаклап, үземә таба тарттым. М.Шаһимәрдәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә