НЕЧКӘРТҮ ф. 1) Тагын да нечкәрәк итү 2) Җентекләп сорашу, нәрсәнең дә булса һәр ягын, барлык ваклыкларын төпченү. Әхмәтгәрәй, табигый инде, бернәрсә дә сөйли алмый икән. Яшьтәш исә аның саен нечкәртә, сораша икән. М.Мәһдиев 3) Югары тонга күчерү, гадәттәгедән нечкәгә әйләндерү (аваз, тавыш тур.). – Бая ни әйтә башлаган идең әле син? – дип сорады Хәйретдин агай, юри тавышын нечкәртеп. А.Гыйләҗев 4) күч. Күңелен йомшарту, тәэсирләндерү, хисләндерү, шәфкатьлеләндерү. Мин моны һич тә укучы күңелен нечкәртер өчен язмыйм. М.Мәһдиев. Һәм шул өзлеккән «тупаслыгы» белән үзен тагын да тормышчанрак, халыкчанрак итеп, хисне нечкәртә, җаннарны өйки торган тавыш иде!.. А.Хәлим 5) лингв. Йомшарту, палатальләштерү (аваз тур.) Нечкәртә бару Торган саен нечкәртү. Тавышын нечкәртә бару. Юна-юна таякны нечкәртә бару Нечкәртә төшү Элеккедән ныграк нечкәртү Нечкәртеп җибәрү Кисәк кенә нечкәртү; артык нечкәртү. Тик әти аңа бик нечкәртеп җибәрергә урын калдырмады. Г.Бәширов. Яшь кызның шулай газаплануы Илгизнең дә күңелен нечкәртеп җибәрде. М.Шаһимәрдәнов |