НЕЧКӘЛЕК и. 1) Нечкә булу. Без Мусаның бер генә намазны да калдырмавын – үтә диндарлыгын күрәбез. Күңеленең нечкәлеген әйтеп тә торасы юк! Р.Рахман

2) күч. Кечкенә ваклыклар, детальләр, нюанслар. Әнә шуңа, шушындый авырлыклар корбаны булганга күрә, мин «Уралда гына» җырын бөтен нечкәлекләре белән бирелеп җырлыйм. Г.Кутуй. Билгеле, мәхәббәтнең төрле нечкәлекләрен энекәшенә ачып салу әдәпсезлек булыр иде. Г.Бәширов. Иркә шартларда үскән, тормыш нечкәлекләрен әле ныклап аңларга өлгермәгән Роза өчен үзләренең туеннан соң, табигый булганча, якты-көләч көннәр башланып китте. Р.Низами

3) лингв. Палатальлек, йомшаклык (тартык авазларда). Нечкәлек буенча корреляция



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә