НЕЧКӘЛӘ’Ү ф. 1. 1) Нечкә итү

2) күч. Җентекләп уйлау, нәрсәнең дә булса һәр ягын, барлык ваклыкларын исәпкә алып төптән уйлау. [Таибә абыстай:] Һай, артык нечкәлисең, улым! Өйләнү кебек эштә бераз күзне йомыбрак тәвәккәлләү дә кайчак хәерлегә була ул! Ә.Еники. Бик нечкәләргә өйрәтмәгез баланы. Г.Ахунов

3) күч. Нәрсәне дә булса ахырына, җиренә җиткерү, кагыйдәсенә китереп эшләү. Хәят портретны бик озаклап, бик нечкәләп карады, иң вак нәрсәләрне дә күзеннән төшереп калдырмаска тырышты. Ф.Әмирхан. – Кунак җиңги, сиңа Фәтхия әби әйтте, тегендә, өндәүче Чокыр Хәбип йортында кияүнең атын җигә башлаганнар инде, дип әйтте, [кияү керәсе йортны әзерләүдә] бик нечкәләмәсеннәр, тизрәк булсыннар, дип әйтте, – диде [Мифтах]. Г.Ибраһимов

2. рәв. мәгъ. нечкәләп. 1) Нечкә генә итеп. [Гөлбану] Бик нечкәләп токмач кисте, чиләк сыярлык зур самавырга су салып, ут кабызды. Г.Ибраһимов

2) Төпченеп, җентекләп. Кешене алар [сыер савучылар] шулай нечкәләп өйрәнәләр. С.Сөләйманова. Аңлый алмый торсам, ул аны панель стена аша булса да бик нечкәләп аңлата. Р.Зәйдулла. Аңа шигырь техникасын оста үзләштерүе, ләкин әлегә табигыйлек җитешмәү, аларның ясалмарак хискә корылган булулары турында нечкәләп язып җибәргәннәр иде. М.Шаһимәрдәнов

Нечкәләп тору Вакчыллану, җентекләп, төпченеп белү. «Юк! Бу сөремне ничек тә куарга, таратырга, бетерергә кирәк», – диде ахырда Әхмәтвәли башын чайкап һәм, солдат гадәтенчә бик нечкәләп тормыйча, аз гына кабалана төшеп, күңеленә килгән сүзләрне сөйләп китте. Ә.Еники. Ничек уйларга икәнен ул нечкәләп тормады, әлегә гомуми сүзләр белән котылып калды. А.Гыйләҗев

Нечкәли башлау Нечкәләргә тотыну. – Карап-карап торам да, бик нечкәли башлагансың әле син, Нәфисә кодача, – диде [Сәйфи]. Г.Бәширов. Бер уйлаганда, татар – кайда да татар кебек, ә нечкәли башласаң, дөньябыз төрле икән бит. Ватаным Татарстан

Нечкәли китү к. нечкәли башлау. Аларның эшен нечкәли китсәң, бу дөрес тә. Ватаным Татарстан

Нечкәли төшү Тагын да ныграк нечкәләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә