НЕЧКӘ с. 1. 1) Аркылы кисеме кечкенә булган: киресе: юан. Кайберәүләр юл кырыендагы тәбәнәк баганалар өстенә утырышканнар һәм, ярым бөгелеп, нечкә чыбык очлары белән асфальтка ниндидер күзгә күренми торган сызыклар сызгалыйлар. М.Галәү. Нечкә башка юан башны саласың да, бура тип-тигез күтәрелә. М.Мәһдиев. Ничек ул шартламый калгандыр да, үткер ташларга тырналып, туңып беткән куллары кыл кебек нечкә тимерчыбыкларны ничек сизеп алгандыр – анысын Мостафа үзе генә белә. Г.Әпсәләмов

2) Нәфис җептән тукылган, бәйләнгән, ишелгән; киресе: калын. Кулларын артка каерып бәйләгәннәр, нечкә иске бишмәте телгәләнгән, якалары суелып төшкән, кан катыш балчыкка пычранган коточкыч йөзе һәм гәүдәсе белән Җолкынбай ята. Г.Ибраһимов. Гөлҗамал әби дә чыгып баскан, нечкә йон күлмәк кигән, башына яңа яулык бәйләгән. Б.Камалов. Мин --- [иске фанера чемоданны] дүрт ягыннан нечкә сүс бау белән атландырып бәйләгәч, икеләнеп-нитеп тормыйча, авылдан Бөгелмәгә чыгып киттем. Ф.Садриев

3) Юан, симез булмаган; нәфис (кеше, аның фигурасы һәм тәненең аерым әгъзалары тур.). Торна шикелле нечкә озын аяклы, какланып беткән бу чандыр бабайны авылның иң карт кешесе диләр. Ә.Еники. Искәндәрнең бармаклары никадәр нечкә вә нәфис булсалар да, нарасый мыек төкчекләре, аның бармакларына эләкмичә, әүвәлге көенчә иске урыннарында калдылар. К.Тинчурин

4) Киңлеге, иңе зур булмаган, тар. Искәндәрнең су шикелле саф, акыллы, моңчан коңгырт күзләре өстендә шәркый рәвештәге кара нечкә кашлары, озынчарак яңаклар арасындагы алсу бит урталары һәм чия шикелле кызыл, шактый калын иреннәреннән яшьлек, тазалык җиле исеп торадыр иде. К.Тинчурин. Озак та үтми, чыгып килгән кояшның нечкә кавын телемедәй сары кырые күренде. Ә.Еники. Аякта читек, тез астыннан нечкә каеш белән кысып бәйләнгән. Г.Гобәй

5) сөйл. Югары тондагы (тавыш, аваз). Син сабыйдай нечкә аваз берлә сайрый сандугач. Г.Тукай. Милиционер булып киенгән бер кеше нечкә тавышлы сыбызгысын сызгыртып җибәрде. А.Алиш. Көчле нечкә тавыш, агачларга бәрелә-сугыла, еракларга китеп тынды. Г.Гобәй

6) Зур осталык, сәләт, зәвык белән эшләнгән, иҗат ителгән. Моны безгә дуслар бирә, Венгрия Халык Республикасы эшли мондый нечкә техниканы. М.Мәһдиев. Ә Салих Сәйдәшевнең нечкә лирик вә нәзакәтле музыкасы ямь өстенә ямь биреп, спектакльне тагын да тулыландыра, зур уңыштан канатланган композитор яңа көйләр, арияләр яза. М.Сәлимҗанов. Аерата төгәллек таләп итүче нечкә эшне ювелир әйберләр ясауга тиңлиләр. Безнең гәҗит

7) Җаваплылык таләп иткән, четерекле. Әйе, бик четерекле сорау, үтә шәхси, нечкә, авыр мәсьәлә бу минем өчен... Ә.Еники. Бу чиксез нечкә, катлаулы мәсьәлә әле тиешенчә тикшерелеп җитмәгән хәлдә тора. Х.Туфан. Гаилә тормышы кебек үтә нечкә, үтә четерекле эшләргә тыгылырга синең ни хакың бар? Г.Ахунов

8) Серле, тирәнгә яшерелгән, яшерен, бик кыенлык белән күренә, сизелә торган. Халык күңеле шундый инде ул, туташ: иң нечкә кичерешләренә дә көен-җырын таба белә. Ә.Еники. Катнашып китү өчен, кечкенәдән бу көннең иң нечкә нюансларын сизеп үсәргә кирәк. М.Мәһдиев

9) Исе, тәме нәзакәтле, нәфис булган (аш-су тур.). Ирен, авыз, тел бу җимешләрнең гаҗәп үткен, нечкә, һич туя алмаслык тәмнәреннән эриләр ---. Г.Ибраһимов. Нечкә хуш ис

10) Нәзакәтле (тәрбия, үзеңне тоту, сөйләшү һ.б.ш. тур.). Аның нечкә зәвык, тәмле тел, күркәм сүзләр белән язылган «Яшь йөрәкләр» романы, «Яз башы», «Диңгездә», «Табигать балалары», «Сөю – сәгадәт» кебек хиякәяләре күпме укучыларга рухи ләззәт, мәгънәви шифа, хәяти мәгълүмат бирде. С.Поварисов

11) Үтә оста, тапкыр; үткер; ниндидер яшерен мәгънәсе булган. Йорт белән бәйле кызыклы алым күзәтелә: кадими, иске карашлы кешеләрнең йорт-җирләре тасвирланганда, авторның нечкә ирониясе тоемлана. А.Батталова

12) Сак, әдәпле, игътибарлы мөгамәлә таләп итә торган. Ул [остазбикә] шундый эшкә бервакытта да сабак кызларын кушмый, ул андый нечкә эштә беркемгә дә ышана алмый. Г.Исхакый

13) Сизгер, йомшак (кеше, аның характеры һ.б. тур.). «Шагыйрь» күңеле нечкә бит, Йомшап китә яңадан... Ә.Фәйзи. Ә бит бала күңеленнән дә сизгер, сабый күңеленнән дә нечкә берни юк. Ф.Яруллин. Яшь бер кыз рәсемен шигырьдә тудырган Һади Такташ үзе дә нечкә хисле, тойгыларга бай ир-ат булып ачыла. Р.Рахман

14) лингв. Йомшак, палаталь. Нечкә тартыклар

2. рәв. мәгъ. 1) Үтемле итеп, җентекләп. «Милләтә» әсәрендә миллилек, милләтпәрвәрлек кебек төшенчәләр бик нечкә ачыла. Р.Рахман

2) Хисләнеп, юмакайлык күрсәтеп. Хатыңны син бик нечкә, әйтергә яраса, бик төче язгансың. Г.Кутуй

3) Бик зур осталык белән. Җитмәсә тагын, кайбер турыларда каенананың үзеннән нечкәрәк, остарак та ясап куя. Г.Ибраһимов

4) Тирәннән, зирәклек белән. Тормышның ямен, яшәүнең кыйммәтен алар сыман нечкә сиземләүче бар идеме икән әле монда?! М.Шаһимәрдәнов. Түткиләргә килгәндә, алар сәвиттән курку сәбәпләрен бик нечкә сиземли һәм, бу курку ничек кенә көчле булса да, Аллаһтан куркулары теге куркудан күпкә көчлерәк икәнлеген тагын да яхшырак төшенәләр иде. А.Хәлим

Нечкә бил Зифа буйлы, гүзәл хатын-кызга карата кулланыла. Ташып ярдан ашканда, Таң сөмбелем, нечкә билем, Йөзеп сиңа кайтыр идем, Күлне томан япканда. М.Җәлил. --- әле малайлык чыңлап торган нәзек тавыш белән сүгенгән булалар, нечкә билләр артыннан озак кына карап калалар ---. А.Тимергалин. Нечкә билле Биле тар итеп тегелгән (кием тур.). Аның башында каракүл, озынча нечкә бүрек, өстендә нечкә билле, күкрәге, якасы укалы бишмәт иде. Г.Ибраһимов. Нечкә тамак Нәберек, талымчан кеше; кылтамак. Нечкә тамакланып кыланган була, димәсеннәр өчен, [Гөлбану] ике чокыр чәй эчте дә чынаягын каплады. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә