НЕ’ФТЬЧЕ и. Нефть сәнәгатендә эшләүче кеше. Нефтьчегә әйтәек без: Җир күчәрен майласын --- Х.Туфан. Уйланып кайта торгач, яңа Кәлимәткә – төзелеп ята торган нефтьчеләр шәһәренә килеп чыгуын күреп, [Арслан] аптырап китте. Г.Ахунов. Без, әле 60 нчы еллар нефтьчеләре, нефть бирмәгән яки нефтькә ярлы скважиналарны нәкъ шулай [«кысыр скважина» дип] атап йөртә идек. Хәзинә |