НЕ’ФТЬЛЕ с. 1) Составында нефть булган. Ул нефть шламнарын эшкәрткәннән соң калган каты калдыкларны һәм элекке нефть амбарлары төбендә калган нефтьле туфракны яндыру өчен кулланыла. Кызыл таң

2) Нефть ятмалары булган, нефть табылган. Татарстан республикасының беренче ун елы эчендә генә дә татар пролетариаты эченнән: шахтадан, завод-фабрикадан, нефтьле өлкәләрдән дистәләрчә язучылар үсеп чыкты. Г.Ибраһимов. Җир маен эзләп төшерелгән скважина еш кына нефтьле катламга түгел, су агымына юлыга. Ватаным Татарстан

3) Нефтькә буялган. Алексей Шмарёв, яныма килеп, нефтьле кулымны кысты да, башта үзенең, аннан башкаларның битенә нефть сылады. Заман сулышы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә