НЕФТЬ и. фар. 1) Җир астыннан табыла торган, реактив һәм дизель ягулыгы, бензин, керосин, мазут һ.б.ш. ясау өчен чимал буларак кулланылган сыек янучан минераль матдә; карамай, җир мае, кара алтын, сыек алтын. Без, геолог Рәхимә Сәлимова белән, соңгы тикшерүләр нигезендә, Бизмән тауда нефть булырга тиеш, дибез. А.Әхмәт. Шөгер, аның артыннан Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт яклары, пыр тузып күтәрелеп, нефть патшалыгы булып киткәндә, Зәйдә --- шылт иткән тавыш та юк иде әле. А.Гыйләҗев. Нефть безнең җиребездән суыртып алынса да, нефтьнең нигъмәтләре безгә тимәде. Б.Рәхимова

2) сөйл. Нефть чыгару эше, нефть эшкәртүгә бәйле предприятие һ.б.ш. Анда кыш буе нефтьтә эшләп, инде менә балыкка чыкканнар икән... Ш.Камал. Армиягә киттем дә сугыштан туры нефтькә кайттым, хәзер Әлмәттә яшәп ятам. А.Гыйләҗев. Механик булып йөрүең җитәр. Нефтькә күчәрсең. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә