НЕФТЕХИ’МИЯ и. рус 1) Химиянең нефть һәм табигый газ компонентларының составын, үзлекләрен, химик әверелешләрен, шулай ук аларны эшкәртү процессларын өйрәнә торган өлкәсе 2) Нефть эшкәртү сәнәгате. Кешеләр елга-күл, диңгез-океаннарга нефтехимия, бигрәк тә атом индустриясе ташландыкларын агызып, суларны шул дәрәҗәдә пычратканнар ки, елгаларның яртысында балыклар үлеп беткән, хәтта океаннарда да балык кырыла... А.Тимергалин |