НЕФРИТ II и. гр. махс. Нәрсәне дә булса бизәү, матурлау өчен кулланыла торган ярым үтә күренмәле минерал. Чыңгыз хан җавап рәвешендә Харәзем шаһына бүләкләрне мулдан кубып җибәрә: дөя өркәче зурлыгындагы саф алтын кисәге ---, алтын-көмеш коелмалар, нефрит, ягъни кыйммәтле таш җәүһәрләр, --- кондыз һәм кеш тиреләре, бүтән асыл нәрсәләр була анда. Р.Фәхретдинов. Ак нефрит. Ачык яшел нефрит. Зөбәрҗәт яшел нефрит. Зәңгәр нефрит |