НЕРВЫ и. сөйл. к. нерв. [Гүзәл:] Нервылар какшаган. Бөтен авырулар да нервыдан, дип әйтә иде безнең бер укытучы. К.Ситдыйков

Нервы бозу к. нерв бозу. Әйтергә кирәк, соңгы вакытларда аңа гасабилану, нервы бозу бер дә ярамый иде. Ә.Еники. Нервыга тию к. нерв бозу. Анда һәрвакыт дымлы, тоз исе һәм якорь чинавы нервыга тия. И.Салахов. Столыпин реакциясе чорында студент фуражкасы, Горький эшләпәсе, озын чәч, кызыл күлмәк полициянең нервысына тия торган атрибутлар иде. И.Рәмиев. Йокла! Ичмасам, син нервыма тиеп ятма. Ф.Шәфигуллин. Нервыда уйнау Кемнең дә булса ачуын китереп, нәрсә булса да эшләү, сөйләнү, көлү, кычкыру, аның кәефен бозу һ.б.ш. Кайвакыт көне буе йоклый иде (бу да – вампирларга хас нәрсә, аның каравы алар, төне буе нервыда уйнап, кыштыр-кыштыр йөриләр). Татарстан яшьләре. Нервы уйнау к. нервлану. Чыннан-чын нервысы уйный башлаган Нургали түзмәде: шактый дорфа итеп Сөләймановның сүзен тагын бүлде. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә