НЕ’РВЛЫ с. 1) Тиз ярсып китүчән, тиз кызучан, тынычсыз. Илвирның апасына врач ханым әйткән: кызың бик нервлы, аның белән әчеләнешмәскә тырыш, әгәр дә тагын бер мәртәбә авызы кыегайса – тураймаска мөмкин, дигән. М.Шаһимәрдәнов. Нәрсә булган бу апага?! Җизни үзгәрткән моны! Нервлы, калтырана торган хатынга әверелдергән! Г.Хөсәенова

2) Эчке ярсуны, дулкынлануны белдергән, сиздергән, күрсәткән. Сүзләреңне баштан алып киттең. Нервлы иде башта сүзләрең. Х.Туфан. Нервлы хәрәкәтләр. Нервлы тавыш

3) Борчулы, ыгы-зыгылы; тынычсызланырга, борчылырга мәҗбүр итә торган. Нервлы эш. Нервлы тормыш. Нервлы вазгыять



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә