НЕ’РВЛАНУ ф. Нервлар киеренке хәлдә булу, нервлар ярсу, тынычсызлану, борчылу. Флейталар иңри... Нервлана... Кабалана... Тына. Ә.Фәйзи. Мәгыйзь тәмәке тарта алмаган вакытта гел нервлана иде. М.Мәһдиев. Соңгы вакытларда бик нервландым, шуның өчен кан басымым күтәрелде. Татарстан яшьләре

Нервлана башлау Нервланырга тотыну. – Да брось син! – диде Кәрим, ниһаять, нервлана башлап. Г.Ахунов. Шул ук мизгелдә Сталин нервлана башлады. З.Зәйнуллин

Нервланып алу Кыска гына вакыт, бераз тынычсызлану

Нервланып бетү Тәмам тынычсызлану, борчылу

Нервланып тору Нервлы хәлдә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә