НЕ’РВ ҖЕПСЕЛЕ и. анат. 1) Глиаль тышча белән капланган нейрон үсентесе. Былбылның тамагы нинди өлешләрдән тора? Әллә кайларга ишетелә торган саф тавышны барлыкка китерүче ярылары, нерв җепселләре кайда аның? Зөлфәт

2) күч. Ниндидер бербөтеннең аерым тармагы, мөһим өлеше. Төче катлама сыман әдәбиятчылык исе килеп торган «лирик герой» атамасын кулланудан баш тартып, Саҗидә Сөләйманова иҗатының нерв җепселе булган олуг мәхәббәт темасын яктыртасым килә. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә