НЕРВ и. лат. анат. 1) Кеше һәм хайван организмында ярсытуны перифериядән баш һәм арка миенә яки, киресенчә, баш һәм арка миеннән перифериягә тапшыручы махсус җепселләр. Нишлисең, күпме генә бөек булмасыннар, алар да – кеше, мускул, нервлар җыелмасы, аларның күкрәгендә дә гадәти йөрәк типкән. И.Нуруллин. Дөрес, җир үсемлекләрендә махсус нерв күзәнәкләре, нерв системасы юк, ләкин аларда тынычсызлануны тапшыра һәм җавап сигналлар килә торган махсус каналлар бар ---. А.Тимергалин 2) Шул җепселләр системасының кешенең гомуми эшчәнлегенә, үз-үзен тотышына тәэсир итү күренеше. Нервлар әйтерсең тимерчыбыкка әйләнделәр. Ә.Еники. Аның рәвешен күргәч үк нервлар туарылып, бушап китә. М.Мәһдиев. Нервлар соңгы чиккәчә тартылган, елыйм. Идел ◊ Нерв бозу Кәефне бозу, ачуны китерү. Нерв бозылу Сәламәтлек какшау, тынычлыкны югалту. Сату эшендә нервлары бозылып беткән мескен хатыннармы, әллә үзебезме? М.Юныс. Нерв кайнау Бик нык ачу килү, ярсу. Нерв кузгалу Ачу килү, тынычсызлану. Чын булса, нервлары кузгалган кешенең аппетиты бик яман ачылып китә, имеш. Ә.Еники. Нервта уйнау Кемнең дә булса ачуын китереп, нәрсә булса да эшләү, сөйләнү, көлү, кычкыру, аның кәефен бозу һ.б.ш. Аннан [Сәкинә] һәр көнге планёрка бетешенә идарә алдына килеп торып, аннан чыгучылардан сорашып, алай дөрес түгел, болай кирәк иде дип, коткы салып, гел Ахиярның нервларында уйнады. М.Мәһдиев. Нерв уйнау к. нервлану. Нервларны бастыру Тынычлану |