НЕОН и. лат. хим. 1. Химик элемент, һава составында була торган иссез һәм төссез инерт газ (электр, сигнал лампаларында, реклама һ.б.ш.ны яктырту приборларында кулланыла) 2. с. мәгъ. Шул газны кулланып ясаган. Шәһәр күгендә йолдызлар юк. Неон утлар яктысында югалалар алар. Зөлфәт. Неон сүзләр черки шикелле безелдиләр. Күзеңә сукыр чебен булып керергә торалар. М.Юныс |