НЕОЛИТ и. гр. археол. Яңа таш гасыры, халыкның утрак тормыш барлыкка килү, хайван үрчетү һәм җир эшкәртү, керамика уйлап табу белән характерланган таш гасырының иң соңгы чоры. Неолит чорында таш корал ясау эше камилләштерелгән – кешеләр балта, пычак һәм башка коралларның йөзен шомарту, үткенләү ысулларын уйлап тапканнар. Р.Фәхретдинов ◊ Неолит революциясе Кешелек җәмгыятенең аучылар һәм җыючылар примитив икътисадыннан игенчелеккә я (яки) терлекчелеккә нигезләнгән авыл хуҗалыгына күчүе. Неолит революциясенең бу казанышлары борынгы кешеләр тормышын шактый җиңеләйтеп кенә калмаган, ә җәмгыятьнең алга таба үсеше өчен дә зур этәргеч булган. Р.Фәхретдинов |