НЕ’МЕЦЧА рәв. 1. Немец телендә. Без немецча, французча әйтелгән сүзләрнең күбесен аңламыйбыз. З.Бигиев. Шәйхи солдат аның нәрсә сөйләгәнен аңламады, ак якалы, кара казакилы, кара биек эшләпәле бу татар егете саф немецча сөйләде. М.Мәһдиев. Немецча төтенем йөрми. А.Гыйләҗев

2. с. мәгъ. Немец телендә булган. Ул: «Рапид! Рапи!» – дип ай-һайлап кычкырып, уенчыларны дәртләндерергә тырыша, немецча сүзләр дә кыстыргалый. А.Гыйләҗев

3. и. мәгъ. Немец теле. Немецчаны син үзең дә бик каты ыжлатасың икән! А.Гыйләҗев. Ул чакта инде немецчасы да ару гына иде. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә