НЕКТАР и. гр. бот. Чәчәкләр бүлеп чыгара торган татлы, баллы сыекча; чәчәк балы. Димәк, [бал кортлары] буш кайтмый, нектарлы чәчәкләргә юлыккан! Г.Бәширов. Чәчәк нектарында су кырык проценттан алып сиксән процентка кадәр урын тота. Умарта кортлары. Гадәттә, алар [бөҗәкләр ярдәмендә серкәләнүче үсемлекләрнең чәчәкләре] нектарга, серкәгә бай, һәм күбесе хуш исле. Биология. Моннан тыш, башка бөҗәкләрнең интересларын да искә алмый калырга ярамый бит әле: нектар һәм серкә тагын кимендә 20 мең төр бөҗәк өчен азык булып тора. Үсемлекләр һәм бал кортлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә