НЕЙТРОН и. ингл. физ. Атом төше составында электр корылмасы булмаган элементар кисәкчек. Башак нуры, икмәк нуры бассын Нейтрон нурларының сөремен. Р.Рәкыйпов. Билгеле булуынча, кисәкчәләр – молекула, атом, нейтрон, протон һ.б.ның бүленеше чиксез. А.Хәлим. Атом, нейтрон бомбалары арта, Арткан саен дөнья афәтле. Ф.Суфияр |