НЕЙТРАЛЬЛӘШТЕРҮ ф. 1) Халыкара хокукта: сугыш вакытында нинди дә булса дәүләтне яки районны «сугышучыларның берсе яклы да түгел» дип игълан итү; битарафлаштыру. Территорияне нейтральләштерү 2) хим. Селте тәэсирендә эремәнең кислоталык үзлекләрен яки, киресенчә, кислота тәэсирендә селтелек үзлекләрен бетерү. Ток тәэсире астында тоз кисәкчәләре ионлаша, мембрана аларны сортларга аера, ә ионнарны кире нейтральләштерүе кыен түгел. Химиянең киләчәге. Мәгълүм булганча, океан суы ракета җибәрү вакытында барлыкка килә торган зарарлы тәэсирне коры җиргә караганда тизрәк нейтральләштерә. Шәһри Казан. Чөнки без ашаган ризык бу әчелекне нейтральләштерә, һәм трихомонадлар зарарланмаган хәлдә үт куыгына үтеп кереп, эчәклеккә тарала, кире ашказанына эләгә. Безнең гәҗит |