НЕЙТРАЛЬ с. лат. 1. 1) Сугышучы дәүләтләргә карата битараф, нейтралитет саклаган. Нейтраль дәүләтләр

2) Сугышучы якларның берсенеке дә булмаган. Дүрт йөз метр киңлектәге ачык коридор – нейтраль зона аша күпме шуышканбыздыр, әйтүе кыен. Ә.Маликов. Һәрхәлдә, бу бит – нейтраль полосада бер ай яткан кеше. М.Мәһдиев

3) Аңлашылмаучанлык, бәхәс, сүз көрәштерү, көрәш һ.б.ш. очракларда бер якка да катнашмаучы, бер якны да якламаучы, битараф. [Сафа:] Мин беркем яклы да түгел, нейтраль. Ф.Галиев. Нейтраль күзәтүче

4) Кемгәдер яки нәрсәгәдер аерым кагылмаган, һәркемгә яки һәрнәрсәгә караган, гомуми. Әлбәттә, атаклы язучының моңарчы язылган тәрҗемәи хәлләрендә аның әтисе Хәйрулла хәзрәтнең һәм хафиз (мәдрәсәләрдә Коръән нигезләрен өйрәтүче), һәм хаҗи булуы күрсәтелми, бәлки «педагог» дигән нейтраль төшенчә генә кулланыла иде. М.Госманов. – Нишләп йөрисез? – диде ул, каршысында пәйда булган ике пенсионерга карата нейтраль реакция белән. – Сез кемнәр? Җ.Юныс

5) махс. Организмга бернинди файдасы да, зыяны да булмаган (дару, укол һ.б. тур.). Нейтраль матдә

6) хим. Ни кислота, ни селте реакциясе бирми торган. Тәҗрибә аларның [аминокислоталарның] эремәләре нейтраль булуын күрсәтә. Органик химия. Нейтраль матдә

7) геол. Җирдә ел буе даими температура саклана торган. Татарстанда нейтраль катлам уртача 35 м тирәнлектә ята

8) физ. Электр корылмасы булмаган. Нейтраль кисәкчек

9) Бер дәүләтнеке дә булмаган. Чөнки нейтраль сулардагы корабларга хәрби десант төшерүне «башкисәрләр гамәле» дип кенә аңлатырга мөмкин. Ватаным Татарстан

10) лингв. Стилистик төсмерләре булмаган, гомумкулланылышта булган. Нейтраль сүзләр белән беррәттән, реклама текстларында татар әдәби теле сүзлек хәзинәсенең төрле катламнарга караган сүзләре дә очрый. Татар рекламасы теле

2. рәв. мәгъ. Битараф, бер якны да якламыйча, бер як тарафына да чыкмыйча. Төркия милли хәрәкәтләрне үзара якламау турында Россия белән килешү төзергә ашыкты, башкалары нейтраль калды... З.Мифтахов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә