НЕЙТРАЛИТЕТ и. нем. махс. 1) Халыкара хокукта: сугыш вакытында берәр дәүләтнең сугышка катнашмыйча, сугышучы дәүләтләргә карата битараф позициядә булу, тыныч чорда хәрби блокларга кермәү хәле; битарафлык. Ярый әле, Рәсәй үз вакытында нейтралитет алып калган. В.Исламетдин

2) Гомумән читләшү, катышмау позициясе. Нинди генә конфликт булмасын – ул нейтралитет саклый икән. Җ.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә