НЕЙРОХИРУРГИ’Я и. гр. мед. Хирургиянең нерв системасы авыруларын операция ярдәмендә дәвалау белән шөгыльләнә торган тармагы. [Аллаяров] Урам этләренә операция ясап, баштарак нейрохирургия буенча баш миенә тәҗрибәләр үткәрде. С.Сөләйманова. Ниязны берничә көннән Мәскәүдәге Н.Н.Бурденко исемендәге нейрохирургия үзәгенә озаттылар. Д.Каюмова. Кайбер бүлекләр башка хастаханәләрдән күчерелсә, ике гинекология, терапия, нейрохирургия, кардиология, урология, пешү авырулары, реанимация бүлекләре яңабаштан оештырыла. Шәһри Чаллы |