НЕЙЛОН и. ингл. 1. Ясалма сүснең бер төре һәм шул сүстән эшләнгән тукыма. Ай-һай, сиңа кыен, ә? Ә мин – түз! --- Минем нервлар капроннанмыни? Нейлоннанмыни? Ә? М.Мәһдиев 2. с. мәгъ. Шул тукымадан эшләнгән, тегелгән, бәйләнгән. Кәрим абзыйның өстендә ак нейлон күлмәк белән бик килешле утырган кара костюм. Ә.Еники. Ян өстәл кырыенда ак нейлон күлмәгенең җиңнәренә янтарь запонкалар эләктергән шома битле яшь оппонент сөйли башлаган иде. М.Мәһдиев. Урын-җирне өр-яңадан җәеп, мендәрләрен кабартып, нейлон япмаларны ябып куйды. Д.Каюмова |