НЕДОИ’МКА и. рус сөйл. Салымның яки башка җыемнарның вакытында түләнми калган өлеше. Хәйрулла агайның өлешенә тигән җирнең барлык игене бурычны түләргә дә җитми иде, шуның өстенә әле, ил булгач, түләү, недоимкаларны түләтеп теңкәгә тиеп, актык акчаларны алып китәләр иде. К.Тинчурин. Кем белә бит, бәлки, әле ул [Тукай] недоимка җыюны да, түли алмаганнарның барлы-юклы әйберләрен сатуны да, недоимка өчен суктыруны да (Кырлайда андый хәл дә булган) күргәндер... И.Нуруллин |