НЕГР и. лат. Негроид раса вәкиле; зәнки. Негр йөри Мәскәү урамында --- Урамда кар --- Ул беренче тапкыр тота аны: «Әллә салкын, әллә пешерә?..» Ш.Галиев. Ап-ак спорт киемнәреннән кап-кара негр ап-ак диярлек сары чәчле Ләйсәрияне бер кулы белән биленнән кочаклаган, икенче кулына чалгы тоткан. Җ.Юныс. Каршыларына чабышкы атлардай дөп-дөп басып килгән алып гәүдәле негр егетләре ике арадагы нечкә җепне өзеп үтте. Ватаным Татарстан |