НЕГАТИВ II с. кит. 1. Тискәре, кире. Халкыбыз характерындагы бик күп негатив үзенчәлекләр – инертлыклар, пассивлыклар кысылып калган мөселманнар арасында Ш.Мәрҗани, К.Насыйрилар башлаган юнәлеш үсеп китә алмауның нәтиҗәсе булып тора. М.Гайнетдинов. Демократиябез белән капитализмыбыз да башка илләрдәгедән үзгә килеп чыккан кебек, ил нигезен җимерә, халкыбызның дәүләткә, хөкүмәткә булган ышанычын кимергәннән-кимерә барган негатив күренешләр белән көрәшүебез дә үзенчәлекле. Ватаным Татарстан 2. и. мәгъ. Тискәре, кире нәрсә; тормышның һ.б.ш. тискәре ягы; тискәре кабул итү үзлеге. Үзара мөнәсәбәтләрне ике яссылыкта корырга мөмкин: негатив һәм позитив аша! Безнең гәҗит |