НӘШРИЯТ и. Матбугат әсәрләрен чыгару һәм тарату эше белән шөгыльләнүче учреждение. Мәктәпләр юлга салынып килә, дистәләгән исемдә газета-журналлар чыгып тора, китап нәшриятлары, бер-бер артлы туып, меңәрләгән тираж белән китап басып тараталар ---. И.Нуруллин. Кульязманы инде нәшриятка тапшырырга әзерләп бетергән көнне төнлә мин төш күрдем. М.Мәһдиев. Аны төрлечә кыса башлыйлар (мәсәлән, язган әйбереңне басмыйча йөдәтәләр яки нәшрияттагы китабыңны планнан сызалар). Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә