НӘФРӘТЛЕ с. 1) Күңелендә нәфрәт хисе булган, нәфрәтләнгән (кеше тур.). [Уел:] Ник шулкадәр нәфрәтле сез аңа [Касыймга]? З.Хәким

2) Нәфрәт белән сугарылган. Дошманга нәфрәтле, ә дусларына чиксез мәхәббәтле нәни йөрәгенә мин сөйләгәннәрнең барын да чәчми-түкми сыйдырырга, һәммәсен дә аңларга, төшенергә тырышып утыруы иде бу аның. А.Хәсәнов

3) Нәфрәт хисен чагылдырган. – Рәсәйдән аерылырга ярыймыни инде, – дип мыгырданды Сөләй Акт, тирә-юньдәге кешеләрнең нәфрәтле карашын күрмәмешкә сабышып. – Рәсәй бит ул! Зур бит ул! М.Шаһимәрдәнов. Канәгать артына борылып, нәфрәтле карашы белән яланны көйдереп алды. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә