НӘФРӘТЛӘНҮ ф. Бик көчле нәфрәт кузгалу, бик нык ачу килү. Бозыклыклардан нәфрәтләнү генә аз. Г.Әпсәләмов. Ярсымыйк һәм нәфрәтләнмик тә, нинди вазгыятьтә ни көтәсен белеп эш итик – бары шул гына. Рәф.Юныс. – Чынлап та! – дидем мин нәфрәтләнеп һәм кинәт артка чиктем дә уң аяк белән бар куәтемә ишеккә типтем. М.Шаһимәрдәнов

Нәфрәтләнә бару Торган саен ныграк нәфрәтләнү

Нәфрәтләнеп йөрү Күптәннән бирле, шактый вакыт нәфрәт саклау

Нәфрәтләнеп кую Кинәт, сирәк кенә нәфрәтләнү. Дөрес, соңыннан ул [Зөфәр] еш кына бу йомшаклыгы өчен әрнеп үкенә, бик кимсенә, хәтта үз-үзеннән нәфрәтләнеп тә куя иде. Ә.Еники

Нәфрәтләнеп тору Гел, һәрвакыт нәфрәтләнү; хәзер нәфрәтле булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә