НӘФРӘТЛӘНДЕРҮ ф. Нәфрәт уяту, нәфрәт хисләре кузгату. Болар иҗат кешеләрен борчый, уйландыра, нәфрәтләндерә, үз кичереш-фикерләрен әсәрләргә күчерергә этәрә. А.Әхмәдуллин. Аннары, аучыны әйтеп аңлата алмаслык ачу да уттай өтә, нәфрәтләндерә иде. З.Мурсиев Нәфрәтләндерә бару Торган саен ныграк нәфрәтләндерү Нәфрәтләндереп йөрү Күптәннән бирле, шактый вакыт нәфрәтләндерү Нәфрәтләндереп кую Кинәт, сирәк кенә нәфрәтләндерү Нәфрәтләндереп тору Гел нәфрәтләндерү; хәзер нәфрәтләндерү |