НӘФРӘ’Т ИТҮ ф. Кемгә яки нәрсәгә карата нәфрәт хисләре кичерү. Кирәк мәктәп эчендә, кирәк башка җирдә әдәпсез сүз сөйләшмәгез, тиешсез ишарәләрдә булмагыз, чөнки мондый әйберләрдән тәрбияле балалар нәфрәт итәр. Р.Фәхретдин. Итәм кайчак бөтен инсанга нәфрәт, Бу нәфрәттән туа күңлемдә хәсрәт. Г.Тукай. Күрәсезме?! – Сезгә нәфрәт итеп, Көлә-көлә кылыч сайлыйбыз! Һ.Такташ. Шунлыктан ачык итеп әйтәм: моннан 35 ел элек вафат булган мәрхүм язучыбызның рухын рәнҗетмик, ул немецларның Гитлерына нәфрәт итә иде. Г.Акыш |